Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагылар экскурсиядә булып кайтты

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагында булган балалар экскурсия трамвайенда әкияти сәяхәттә булып кайтты. Чараны Түбән Каманың "Горэлектротранспорт" предприятие коллективы оештырды. 

Бу көнне балалар сихри вагоннарда  мультфильм һәм әкият геройлары белән бергә йөрде. Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар кызы да килгән иде. 

"Веста" үзәге белгечләре Горэлектротранспорт" предприятиесе ректоры Р Хабибуллинга һәм  бөтен коллективка чиксез рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International