Арчаның "Исток надежды" үзәгендә

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Арчаның "Исток надежды" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сабын куыгыннан уникаль шоу узды. 

Чара башында тәрбияләнүчеләргә тематик тамаша күрсәттеләр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар һәм сабыннан ничек куык ясалганын тын да алмыйча күзәттеләр. 

Оештыручыларның сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга уңай тәэсир итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International