Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психологы Наталья Емельянова карамактагы балалар өчен наркотикларга каршы тору республика программасы кысаларында дәрес үткәрде.
Дәрес барышында психолог яшүсмерләргә гаиләдәге рольләр турында сөйләде, тестлар үткәрде, төрле күнегүләр тәкъдим итте. Ахырда ул балаларга мәгълүмати буклетлар таратты.