"Энҗе бөртекләре - 2015" республика конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 18 декабре, җомга

Бүген "Әкият" концерт залында инвалид хатын-кызлар арасында үткәрелә торган "Энҗе бөртекләре - 2015" икенче республика конкурсына йомгак ясалды. Финалда 12 хатын-кыз үзләренең  район һәм шәһәрләрен тәкъдим итте. 

 Катнашучылар иҗади номерлар күрсәтте һәм күлмәкләр белән дефиле тәкъдим итте.

Һәр финалист лаеклы чыгыш ясап, үзләренең матурлыгын, талантын күрсәтте. Компетентлы жюри конкурсның җиңүчесен һәм призерларын билгеләде.

Шулай итеп, беренче урынга Балтач районыннан Нурсинә Галиева лаек булды. 

Конкурсның көмеш призеры булып Кукмара районыннан Гөлназ Латыйпова танылды, бронза медальга Чаллыдан Анастасия Мәрдәнова лаек булды. 

Калган финалистлар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International