Балтач районында яшәүче Нурсинә Галиева "Энҗе бөртекләре - 2015" конкурсында җиңү яулады

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә инвалид хатын-кызлар арасында үткәрелә торган "Энҗе бөртекләре - 2015" икенче республика конкурсына йомгак ясалды. Биредә 12 иң матур, иҗади хатын-кызлар үзләренең  район һәм шәһәрләрен тәкъдим итте. 

Бәйгенең җиңүчесе булып  Балтач районы Смәил авылыннан Нурсинә Галиева танылды. Ул партнеры Евгений Гусев белән бергә латинамерика биюен башкарды. 

Нурсинә Галиева жюриның күңелен иҗади номер белән генә түгел, эчке дөньясы белән яулады.

Аның өчен җан атарга узган ел конкурс лауреатлары Чулпан Габдулганиева һәм Зөлфия Галиева шулай ук аларның әти-әниләре килгән иде. 

Нурсинә Галиевага конкурска әзерләнгәндә ҖЧҖ "Смәил" җитәкчесе Илһам Шакиров, Балтачның "Наз"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International