Балтач «Наз» үзәге белгечләре инвалидлар өчен түгәрәк өстәл оештырды

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре инвалидлар өчен юрист Р. Гильванов белән очрашу оештырды.

Очрашуда субсидия, җир һәм пенсиягә кагылышлы мәсәләләргә ачыклык кертелде. Инвалидлар үзләрен борчыган сораулар бирде.

Оештыручылар әлеге чаралар инвалидларны борчыган проблемаларны чишәргә ярдәм итә, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International