Шушы көннәрдә Әлмәт «Кайгырту» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре зур курчаклар белән анимацион чара оештырдылар.
Шәһәр паркында уздырылган әлеге бәйрәмдә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Чара барышында спорт ярышлары, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән оештырдылар.
Бәйрәм кунагы булган Кар бабай әлмәтчеләрнең кәефен күтәрде.