Теләнче-Тамак коррекцион интернат-мәктәп укучылары спорт белән шөгыльләнә

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы "Спорт хәрәкәте" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә күчмә чара оештырды. Биредә Теләнче-Тамакның махсус коррекцион интернат-мәктәбе балалары ишегалды уеннарында катнашты.

Спорт уеннары барышында алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, хәрәкәтләнү активлыгын үстерде.

Чара ахырында "Спорт хәрәкәте" вәкиле Азат Хаҗиев барлык балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International