Яр Чаллының “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә яңа ел сувенирлары әзерләделәр

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре 1 санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ф. Чернова белән берлектә инвалид балалар өчен “Кар бөртеге” мастер-классы үткәрде.

Балалар бик теләп үз куллары белән кар бөртекләре ясады. Әлеге сувенирларны алар әти-әниләренә бүләк итәчәк һәм яңа ел чыршысын бизәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International