Кичә Әлмәтнең "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә “Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнәгән яңа ел алды акциясе оештырды.
Төрле авырулы инвалидлар Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашуга бик сөенде. Кыш Бабай шигырь сөйләүчеләргә татлы бүләкләр таратты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кәефен күтәрә, бәйрәм хисе уята.