Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рөхсәтсез китүләрне профилактикалау буенча дәрес узды.
Дәрес уен формасында барды. Приют карамагындагы балалар урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, өлкәннәр белән үзләрен ничек тотарга кирәклеген искә төшерде.
Дәреснең икенче өлешендә балалар заманча "Йомры икмәк" әкиятен карады. Ахырда алар тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләренең сүзен һәрвакыт тыңларга кирәк дигән фикергә килде.