Шушы көннәрдә Түбән Каманың 1нче урта мәктәбе базасында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш барышында субъектларның балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү буенча эшчәнлеге хакында фикер алышынды.
Башкарылган эш турында доклад белән Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Татьяна Мыльникова чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук җинаять-башкарма инспекциясе идарәсе башлыгы Фәргать Галләмов та катнашты. Ул "Веста" үзәгенең хезмәткәрләренә балигъ булмаганнар белән башкарган нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.