Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында коллегиядә фикер алыштылар

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасынды халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча коллегия утырышы узды.

Утырышта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министр урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады.

Коллегия утырышы барышында “2015 елда Татарстан Республикасында иң яхшы мәшгульлек үзәге” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International