Азнакай районы укучылары республика югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Азнакай районында эшче һәм инженерлык профессияләренең абруен үстерү өстендә ведомствоара профориентацион эш актив алып барыла. Бүген Азнакай шәһәре гимназиясендә өлкән сыйныф укучыларын Азнакай хезмәт базарындагы актуаль һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән чираттагы чара узды.

Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, яшьләр үзәге белгечләре ярдәме белән шәһәр мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының аграр профильдәге югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде.

Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р. Хәбипов, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең кафедра мөдире Л. Заһидуллин, агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы доценты Ф. Фәсхетдинов, Азнакай районы башлыгы М. Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе М. Усманов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Югары уку йорты вәкилләре уку йортларының эшчәнлеге, материаль-техник базасы, укытучылар составы, кабул итү тәртибе һәм нинди белгечләр хәзерләү мөмкинлекләре барлыгы  белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр. Әлеге очрашуга алар уку йорты турында фильм, буклетлар да әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International