300 дән артык кеше вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Әлеге чарага килүчеләр  предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алды. 
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырды. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International