Чистайның “Салават күпере” үзәгендә тәрбияләнүчеләр хәйрия чарасында катнашты.

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге Мөхәммәт хәзрәт белән берлектә "Нур" мәчетендә хәйрия чаралары оештырды. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

Хәйрияче Х. Гарифуллин инвалид бала тәбияләүче гаиләгә инвалид коляскасы алыр өчен акчалата ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, һәр бала хәйриячеләрдән татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International