Шушы көннәрдә Зәйдә "Изгелек кыл" хәйрия марафоны узды. Әлеге чарада барлык теләүчеләр дә катнаша алды. Марафон барышында җыелган акчалар мохтаҗ кешеләргә тапшырылды.
Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тернәкләндерү үтәр өчен, операция ясатырга, инвалид коляскалары сатып алу өчен гаиләләргә акчалар тапшырды.