Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына йомгак ясалды.
Беренче көнне белгечләр традицион рәвештә инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен җыелыш үткәрде.
Көн саен диярлек тернәкләндерү үтүче балалар өчен концерт программалары оештырылды. Моннан тыш төрле спорт чаралары, мастер-класслар узды.
Декаданың соңгы көнендә инвалид балалар ата-аналар һәм үзәк белгечләре "Теләкләр чыршысы" бизәде.