Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы 160 мохтаҗ кеше хәйрия ярдәме алды.
Ялгыз инвалид гражданнарның ихтыяҗларын ачыклау максатында "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрле өйдә анкета алды.
Социаль хезмәткәрләр хәйрия нигезендә карамактагыларның өйләрен җыештырды.