Декабрь аенда Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасына багышланган төрле чаралар үтте.
Декада кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар мастер-классларда, спорт эстафеталарында катнашты. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артистларының чыгышын карады.
Интернат-йорт белгечләре һәм биредә яшәүчеләр чараларны оештыруда ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәтләрен белдерде.