15 декабрь көненә республикада эшсезләр саны 15850 гражданны тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 39 кешегә күбрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 26513 вакантлы урын теркәлгән.
9ыннанн алып 15нче декабрьга кадәр вакыт аралыгында 839 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 443 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 71 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.