Менделеевскның "Камские зори" приютында тәрбияләнүчеләр театральләштерелгән әкиятләр карады

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Менделеевскның 3нче санлы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Алсу Максютина белән бергә "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләргә "Йомры икмәк", "Теремкәй" һәм "Кызыл калфак" рус халык әкиятләрен театральләштереп күрсәттеләр.

Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, мондый төрдәге чаралар баланы шәхес буларак тәрбияләргә, әдәбиятка, театрга кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Чара ахырында укучылар нәниләргә бүләкләр тапшырдылар.

Педагогик коллектив һәм приютта тәрбияләнүчеләр 3нче санлы мәктәпкә игътибары һәм кайгыртуы өчен рәхмәт белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International