Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүмати технологияләрне һәм программаларны кулланышка кертү максаты белән Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль-педагогик марафон узды.
Педагоглар гамәлгә ашырыла торган иң нәтиҗәле методикаларны тәкъдим иттеләр.
Бу технологияләр һәм методикалар тәрбияләнүчеләрнең мохитен киңәйтүгә юнәлдерелгән, дип ассызыклады белгечләр.