Яшел Үзәннең коррекцион мәктәбе укучылары һөнәрләр иленә чумды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

 

Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 2нче санлы VIII нче төр мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече балаларга эшче һөнәрләр турында сөйләде, "хезмәт базары" төшенчәсе белән таныштырды. Дәрес барышында балалар һөнәрләр өчен нинди профессиональ сыйфатлар, медицина күрсәтмәләре кирәклеген белде.

Яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International