Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы яшүсмерләр өчен профилактик чара үткәрде

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү максаты белән Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельяновам "Негативка каршы дару" дип исемләнгән чара үткәрде.

Яшүсмерләргә конфликт вакытында үзеңне тота белүгә юнәлтелгән төрле биремнәр тәкъдим ителде. Моннан тыш балаларга аралашу барышында әңгәмәдәшкә җайлашу серләренә төшенде.

Чара ахырында катнашучыларга стресска каршы рәсемнәр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International