Террорга каршы тору, патриотик тәрбия бирү программаларнын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре С. Баева һәм Г. Шәвәлиева "Татулыкта яшәргә телим" дип исемләнгән профилактик чара уздырдылар.
Дәрестә төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Оештыручыларның бурычы – балаларда ватанга мәхәббәт һәм кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чара барышында балаларга презентацияләр тәкъдим ителде, рәсемнәр конкурсы оештырылды.