Балтач районында инвалидлар өчен бәйрәм концерты һәм чәй өстәле әзерләделәр

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач районында "Бер күрешү үзе бер гомер" чарасы үтте.  Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар, чәй өстәле әзерләделәр. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов никахларын 2015 елда теркәгән Галимовлар гаиләсенә, шулай ук әлеге концертны оештырган I төркем инвалиды  Чулпан Габдулганиевага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шунысы кызык: концертта балалар да, зурлар да катнашты. Иң яшь катнашучы Энҗе Галимуллинага нибары 5 яшь булса, иң өлкәне Наил Фасиховка – 64 яшь.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International