Әтнә драма театрында хәйрия марафоны узды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында инвалидлар декадасы кысаларында "Чын йөрәктән" дип исемләнгән хәйрия марафоны үтте.

Театр фойесында инвалидлар иҗат иткән декоратив-кулланма әйберләре күргәзмәсе оештырылды. Моннан тыш, инвалид балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

"Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, чара барлык тамашачыларга бик ошады, ә бүләкләр балаларны тагын да сөендерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International