Түбән Камада "ВИЧ һәм СПИД сүзе һәркемгә таныш" дип исемләнгән акция узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне уңаеннан Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Алевтина Бикмурзина хезмәткәрләр өчен "ВИЧ һәм СПИД сүзе һәркемгә таныш" дип исемләнгән методик сәгать үткәрде. 

Белгеч әлеге чирнең барлыкка килүе, зарарлану юллары хакында сөйләде. Социаль педагоглар ВИЧ һәм СПИДка каршу тору буенча  видеоматериаллар  күрсәтте.

Акция Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында дәвам итте, анда үзәк хезмәткәрләре кызыл тасмалар таратты, шул рәвешле әлеге глобаль эпидемиядән вафат булганнарны искә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International