Буада инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы чаралар узды

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Буа дәүләт драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен концерт программасы белән тантаналы чара оештырдылар.

Кунакларны Буа районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Л. Садретдинова котлады. Һәр инвалид балага бүләк тапшырылды. 

Моннан тыш, шәһәр Ял үзәгендә театральләштерелгән  мастер-класслар узды. Балалар төрле өлкәләрендә үзләрен сынап карады. 

Чараны оештыруда Мәдәният йорты артистлары, укытучылар, мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре, 1нче номерлы сәнгать мәктәбе, ветеринария техникумы белгечләре һ.б.

Буа Башкарма комитеты бүлекчәсе "Бердәм Россия" партиясе мастер-класста  катнашучыларга бүләкләр һәм призлар тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International