"Иҗат һәм инновация" социаль программалар Республика конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 11 декабре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда "Иҗат һәм инновация" социаль программалар Республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурсны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә оштырды. 

Бу бәйге тернәкләндерү үзәкләрендә социаль-инновацион юнәлештәге эшчәнлекне җәелдерү максатыннан үткәрелә. Конкурста 21 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән 44 программа тәкъдим ителгән иде. Конкурс комиссиясе барлык эшләрне 4 номинация кысаларында тикшердә һәм җиңүчеләрне билгеләде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җиңүчеләрне котлый һәм барлык конкурста катнашучыларга рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International