Авиатөзелеш районының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре музейга экскурсия оештырды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
Ватан Геройлары көне үткәрү кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына экскурсия оештырды.

Экскурсия барышында балалар һәм аларның әти-әниләре экспозиция, сугыш барган юллар, корал, көнкүреш предметлар, хәрби продукция үрнәкләре белән танышты

Укучылар зур кызыксыну белән танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең әсирлектә булган вакыты, аның батырлыгы һәм геройларча һәлак булуы турында тыңлады. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларны патриотик яктан тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International