Бүген Министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссия эш төркеменең чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министры беренче урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.
Әле утырышта ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, республика министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасының дүрт министрлык вәкилләре катнашты (мәгариф һәм фән министрлыгы; яшьләр һәм спорт; төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык; сәламәтлек саклау)
Эшче төркем утырышы йомгаклары буенча әлеге юнәлештәге кирәкле мәгълүматларны киләсе утырышта карау өчен тупларга дигән карар кабул ителде.