Казанда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узачак

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бу атна дәвамында Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар узды:  хокукый белем арттыру буенча түгәрәк өстәлләр, мастер-класс, викторина һәм башкалар.

Очрашулар һәм чаралар оештыруда үзәк белгечләре, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәк аниматорлары, Казан радиомеханика көллияте волонтерлары,  "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар.

Инвалидлар декадасы ябылу кысаларында бүген үзәк ЗАГСта мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International