8 декабрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15811 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 73 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечен тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 27728гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1113 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 786 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 406е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 43 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.