Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнарны коррупция белән бәйле янаулардан законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча чаралар үткәрелде.
Яшүсмерләр коррупциягә каршы дөньяви караш формалаштыруга юнәлтелгән темага учреждение белгечләре белән ачык аралашуда актив катнашты.
Укытучылары җитәкчелегендә, укучылар "Һәрвакыт гадел булырга җиңел микән?" дигән темага кыска иншалар язды.