Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Лилия Гарифуллина өлкәннәр белән эшләгәндә хатирәләр терапиясен куллана.
Әйтергә кирәк, әлеге терапия – өлкәннәргә тормыш әһәмиятен аңларга ярдәм итүче социаль метод.
Белгеч ассызыклаганча, күп кенә өлкән кешеләр ялгызылктан интегә, мондый кешеләргә аларны тыңлау бик мөһим.
Әле процедура өлкәннәргә яхшы тәэсир итә, социаль хезмәткәрләр белән ышанычлы һәм җылы мөнәсәбәтләр төзергә булыша.