Бүген Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара узачак

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узачак.

Тантаналы очрашуда Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак.

Бәйрәмне Россия Федерациясе халык артисты Д. Харатьян, Л. Әхмәтҗанова, И. Абдрахманов алып барачак.

Башлана 15.00 сәгатьтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International