Инвалидлар декадасы кысаларында Лаешның тернәкләндерү үзәгендә инвалид бала Валерия Нохратскаяның иҗат кичәсен оештырдылар.
Әйтергә кирәк, Валерия – инвалид бала, әмма ул күңел көрлеге белән аерылып тора. Ул үз шигырьләренең һәр юлында әйләнә-тирә мохитне үзенчә якты һәм матур итеп чагылдыра.
Иҗади кичәнең һәр кунагы авторның шигырьләрен игтибар белән тыңлап, аңа алга таба да уңышлар теләде.