Бүген Югары Осланның "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы яшүсмерләр-яшьләр клубы белән берлектә "Без төрле, әмма без бергә" исеме астында масштаблы чара үткәрде.
Әлеге чарада өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар катнашты. Чара инвалидлар декадасы кысаларында үтте.
Чараның программасына шахмат-шашка турниры, кул эшләнмәләре ясау буенча иҗади остаханә, өстәл теннисы һәм башка конкурслар кертелгән иде.
Барлык катнашучылар да диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.