Балтач «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

Үзәк хастаханә табибы Фәүзия Фатулаева паразитларга каршы көрәшү чаралары белән таныштырды. Шулай ук очрашуда катнашучыларга янгыннан саклану, терроризмны булдырмау чаралары турында сөйләделәр.

Социаль һәм медицина хезмәткәрләренә белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International