Шушы көннәрдә Балтач районы Урта Көшкәт авылында яшәүче Наталия Ермаковага 90 яшь тулды.
Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Хәкимова, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыяте баш хисапчысы Галина Николаевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Наталия Ермаковага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр дә тапшырдылар.