Кичә кичен Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Россия Федерациясе Герое Александр Супонинскийны Казанның үзәк вокзалында Мәскәү шәһәрендә Ватан Геройлары көне уңаеннан узачак бәйрәм чараларына озаттылар.
Мәскәүгә югары дәүләт бүләкләре ияләре берничә көнгә киттеләр. Анда алар өчен зур мәдәни программа планнаштырылгын. Аның барышында алар һава-десант гаскәрләре генерал-полковнигы Владимир Шаманов белән күрешәчәк, шулай ук Дәүләт Кремль сараенда тантаналы чарада катнашачак. Әлеге чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашыр дип көтелә.