Казанда геройларны Мәскәүдә узачак тантаналы чараларга озатачаклар

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанның үзәк тимер юл вокзалында Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов һәм Россия Федерациясе Герое Александр Анатольевич Супонинскийны Мәскәү шәһәрендә узачак Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы бәйрәмгә озату чарасы узачак.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рөстәм Гарифуллин, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, "Татарстан Республикасы ветераннары берлеге" ветераннар (инвалидлар) Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецова исемендәге кадет интернат-мәктәбе ы һәм суворов училищесы (70 кеше), интернат-мәктәп администрация вәкилләре (7 кеше).

Геройлары тормыш иптәшләре һәм медицина хезмәткәре озатып йөриячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International