Химиклар мәдәният сараенда гомумшәһәр вакансияләр ярмикәсе узды

2015 елның 4 декабре, җомга

Кичә Казанның Химиклар Мәдәният сараенда Казан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Чарада шәһәрнең эре предприятиеләре, кадрлар агентлыгы вәкиллләре катнашты. 

Ярминкәгә килүчеләргә 1000нән артык вакансия тәкъдим итте, 164 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды, шулар арасында 36 инвалид та бар. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль бригада белгечләре кирәкле һөнәр табарга ярдәм итә торган тест та эшләтеп алды.  

Ярминкәдә барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International