Бүген Лаешның техник-икътисадый техникумы базасында инвалидларның "Йөрәктән йөрәккә" иҗат фестивале узды.
Чараны Александра Денежкина исемендәге балалар мәрхәмәтлек ордены, Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, "Дорогою добра" отряды волонтерлары оештырды.
Шунысы куаныч, үзенең иҗади сәләтен күрсәтергә теләүчеләр елдан-ел арта, фестиваль күбрәк катнашучылар җыя. Быел да 95 бала тамашачыларны үзенчәлекле, онытылмас номерлар белән шатландырды.
Фестивальда катнашкан һәр кешегә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фестиваль Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән узды.