Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар "Йөрәктән йөрәккә" иҗат фестивалендә катнашты.
Бу чара инвалидлар Декадасы кысаларында Лаеш шәһәрендә ел саен уза. Бу юлы фестивальдә балалар "Әкият илендә" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.
Оештыручылар һәм катнашучылар мондый чаралар үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки алар мөмкинлекләре чикле балаларга үзләренең талантын күрсәтергә, күңел җылысын тамашачыларга бүләк итәргә мөмкинлек бирә.