Бөгелмәнең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен террорга каршы дәрес үткәрделәр

2015 елның 4 декабре, җомга

Гражданлык позициясе тәрбияләү, патриотик рух формалаштыру, үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләренә өйрәтү максаты белән Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Россия терроризмга каршы" дип исемләнгән дәрес узды.

Профилактик дәрес кысаларында балаларга  фотография, презентация һәм башка материаллар күрсәттеләр.  Шулай ук чарада катнашучыларга тоткыннар хатирәләренең аудиоязмаларын тыңлаттылар. 

Балаларның "Куркынычсыз Россия!" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән плакатларда террорчылар һөҗүм иткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре чагылыш тапты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International