Казан шәһәренең "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында төрледән төрле чаралар узды: концертлар, курчак театрына, зоопаркка, кинотеатрга сәфәр һ.б.
10 декабрьдә биредә инвалидлар декадасы ябылуга багышланган "Чикләрсез дөнья" дип исемләнгән чара узачак.
Программа кысаларында "Уңайлы мохит" фотокүргәзмәсе, Попечительләр Советы утырышы, ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен күңел ачу программасы оештырылачак.
Чара "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә, Восстание урамы, 46 йорт адресы буенча узачак. Башлана 10:00.