Инвалидлар декадасы кысаларында Яшел Үзәннең мәдәният үзәгендә 5 декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иҗат фестивале узачак.
Фестивальдә инвалидлар иҗтимагый оешмалары әгъзалары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагындагы инвалидлар, Яшел Үзән районында яшәүче инвалид балалар
катнашачак.
Һәр катнашучы билгеләп үтеләчәк. Аңа фестиваль иганәчеләреннән диплом һәм бүләкләр тапшырылачак.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана.